Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 март 2019, 14:57

Халык азрак зарлана

Республикада властька мөрәҗәгать итүчеләр саны азайган. “Инцидент” системасы 20 февральдән 21 мартка кадәр 393 мөрәҗәгать теркәгән. Узган айның шушы чорында 491 хат килгән булган.

— Бу Сибайдагы хәл тотрыклылану белән бәйле, — дип исәпли эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская.

Бер атнада 110 мөрәҗәгать килгән.
“Төбәк җитәкчесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итүчеләр арта. Мисал өчен, Радий Хәбировның онкодиспансер турындагы посты аларның күбәюенә китергән. Барлык хәбәрләр дә эшче төркем һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының күз уңында”, — ди Елена Прочаковская.
Халык табибларның авыруларга мөнәсәбәтенә, дарулар белән тәэмин итүгә һәм белгечләр җитешмәүгә зарлана. Уфа, Салават шәһәрләре, Ишембай, Белорет, Туймазы районнары - иң күп мөрәҗәгать итүчеләр исәбендә.
Читайте нас: