Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 март 2019, 12:10

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаленe лаек булды

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә югары бүләкне Петр Туймуков алган

«Сугыш өчен медальне дә, хезмәт өчен медальне дә бер металлдан коялар!» — әлеге билгеле юллар якташыбыз, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Ермолкиннан сугышчы-интернационалист Петр Клементьевич Туймуковка тулысынча кагыла. Ул 29 ел вахта ысулы белән Когалым шәhәрендәге «Лукойл» җәмгыятендә нефть промысел җиhазларын слесарь-ремонтлаучы булып эшли. Нефть гиганты җитәкчелеге соңгы биш ел эш нәтиҗәләре буенча Юградагы иң яхшы өч хезмәткәргә тантаналы шартларда югары бүләкләр тапшырган. Алар арасында безнең районда туып-үскән Петр Туймуков та бар.

— Владимир Владимирович Указга узган елның маенда кул куйган. Шуңа күрә бүләк турында, әлбәттә белә идем, хезмәттәшләремнән, туганнарымнан hәм якыннарымнан котлаулар алдым. Әмма медаль кечкенe генә тоткарлык белән тапшырылды, — дип елмая Петр Клементьевич, лаеклы бүләкне — «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален күрсәтеп. — Озак вакытлар зур нефть җитештерү предприятиесендә эшләсәм дә, авыл кешесе булып калам. Тумышым белән Александровка авылыннан. Аннары Ермолкин авылына күчтем, йорт салдым. Минем гаиләм hәрвакыт түземсезлек белән мине өйдә көтеп тора. Менә кыскача, шул гына.

Когалым шәhәренең «Инфосервис» тере-радио компаниясе якташыбыз, нефть промыселының слесарь-ремонтчысы турында тулы метражлы видеоролик төшергән. Әлеге документаль фильм Урай, Лангепас, Покачи hәм Когалым шәhәрләрендә урындагы телевидение каналлары буенча күрсәтелгән.

— Эшемдә барысы да уңышлы килеп чыгуында минем гаиләмнең зур казанышы, — ди Петр Клементьевич. — Гаиләм — hәрвакыт ышанычлы тылым, hәм мин аның иминлеге өчен эшлим. Тормыш иптәшем Надежда Петровна 20 елдан артык Ермолкин авылы Мәдәният йортында мәдәни хезмәткәр булып эшләде. Улым Дмитрий Уфа дәүләт нефть университетының икенче курс студенты. Алар ярдәме белән Көнбатыш Себер «Лукойл» җәмгыятеннән РФ ветераны булдым, РФ Нефть сәнәгате министрлыгының Рәхмәт хаты, шул ук ведомствоның Мактау грамотасы, «Русиянең Мактаулы нефтьчесе» билгесе белән бүләкләндем.

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: