Илгиз Байморатов әле Мәскәүдә яши, әмма «кызыклы тәкъдим булса», Башкортстанга кайтырга әзер.
Финалда Сочида 300 финалист очрашты. Алар барысы да 1 миллион сумлык белем бирү гранты алдылар. Конкурста җиңүчеләр Русиянең иң яхшы җитәкчеләре арасыннан остаз да алды.
Конкурс Русия Президенты кушуы буенча «Русия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерция булмаган оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Финалга чыгу өчен, ярымфиналны уңышлы узудан тыш, конкурста катнашучыларга «Лидер йөрәге» конкурсы кысаларында социаль проектны тормышка ашырырга кирәк иде. Социаль проектны әзерләгәндә hәм тормышка ашырганда, катнашучы лидерлык сыйфатларын күрсәтергә, башка катнашучыларны җәлеп итәргә hәм аны тормышка ашыруны оештырырга тиеш иде.
Башкортстаннан финалга чыгучылар экологик hәм белем бирү проектларын күрсәтте, шуларның берсе Уфада сөяк мие донорларын эзләү буенча акция оештырды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.