Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 март 2019, 17:20

Иң бәхетле кешеләр кайда яши?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы елдагыча бәхет турындагы бөтендөнья докладын бастырып чыгарды.

Нәтиҗәләр җан башына эчке тулай продукт, гомер озынлыгы, социаль ярдәм күләме, кеше азатлыгы, ришвәтчелеккә караш көрәш һәм башка үлчәмнәр буенча билгеләнә.


Ел да исемлек башында Скандинавия илләре тора. Быел беренчелекне Финляндия яулаган. Аннан соң Норвегия, Дания, Исландия, Швейцария килә. Африка илләре артта сөйрәлә. Иң бәхетсез халык Бурунди илендә яши икән.


2018 ел башында Русия 49нчы урында булса, хәзер 59нчы баскычка тәгәрәгән. Бер ел эчендә бәхетсезрәк була барганбыз...

Читайте нас: