Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 март 2019, 16:21

Русия почтасының яңа сервисы

Русия почтасының яңа сервисы белән туганнарга һәм якыннарга акчалата бүләк ясау тагы да тизрәк һәм уңайлыракка әверелде.

Сезгә шундый хәл танышмы: башка төбәктә яшәүче туганыгызның банк картасына акча салырга кирәк, ә сездә андый банкның картасы юк, заманча онлайн-кушымта яки бөтенләй дә банк картасы юк?


Русия почтасы яңа сервис ачты – хәзер почта бүлегеннән сезнең яки башка кешенең теләсә кайсы банк картасына кирәкле акчаны күчерергә мөмкин. Монда банк картасы һәм түләү терминалы булу таләп ителми. Бу ерак авылларда яшәүчеләр өчен аеруча мөһим. Бары тик теләсә кайсы почта бүлегенә паспорт белән килергә һәм акча күчерү өчен карта номерын гына белергә кирәк. Акча шунда ук картага күчә һәм аларны алу өчен элемтә бүлегенә барып йөрү таләп ителми.


Теләсә кайсы картаны – дебет, шулай ук кредит картасын да тулыландыру мөмкин булуын белү мөһим. Шулай ук үзеңнең, шулай ук башка кешенең кредитын түләргә дә була. Хезмәттән файдаланган өчен комиссия алына.


Русия почтасы матбугат хезмәте.
Читайте нас: