Бу кискен мәсьәләдә бигрәк тә әти-әниләргә уйланырга кирәк. Бер генә әти-әнинең дә газиз баласына кемнәндер мыскыллы сүзләр әйттерәсе, кыерсыттырасы килми, әлбәттә. Белгечләр раславынча, җәберләү төрлечә булырга мөмкин: физик, психологик һәм сексуаль көч куллану. Аның сәбәпләре дә төрле булуы ихтимал: үз-үзен тотышындагы, тышкы кыяфәтендәге кимчелекләр, тәртибендәге сәерлек, физик яктан көчсез, әзерлексез яки коллективта яңа кеше булуы, милләте, гаиләсенең социаль хәле...
Заман балалары үзләреннән көчсезрәкне эзәрлекләү өчен социаль челтәрләрне дә куллана башлады. Агрессив үсмерләр сайлап алган “корбанга” мыскыллы хәбәрләр җибәрә яки аны җәберләгәндә видео төшереп, социаль челтәрләргә тарата.
Буллингтагы бу яңа юнәлеш — кибербуллинг дип атала. Интернетка эләккән бала бөтен җир шарына фаш ителә. Әлегә бу юнәлеш белән ничек эшләргә, ничек ачыкларга — аны белүче юк, — дип ассызыклады Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова.
Шулай ук, аның әйтүенчә, авыр хәлдә калган балалар өчен тәгаенләнгән “ышаныч телефоны” бүген тиешенчә эшләми, хәтта күпчелек урыннарда балалар аның ни өчен кирәклеген, номерын да белми. Дөрестән дә, төрле җәберләүләргә дучар булган, бер яклаучысыз калган кызга яки малайга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр өчен иң ышанычлы юл булырга тиеш тә соң ул.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш медицина психологы, Клиник психотерапия үзәгенең бүлек җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты Ирина Хох буллинг һәм кибербуллингның килеп чыгу сәбәпләренә һәм аны булдырмау өчен нинди чаралар кулланырга кирәклегенә тукталды.
— 2013-14 еллардагы тикшеренүләрдән күренүенчә, кибербуллингка күпчелеге 11 яшьлек балалар дучар булган. Һәм иң аянычы, безнең ил балалары кибербуллинг буенча беренче урынга чыккан, — дип ассызыклады Ирина Рудольфовна.
Белгеч фикеренчә, хәзерге буын балаларның физиологик яктан тиз өлгерүе, аларның күпчелегенең 9 яшьтән үсмерлек чорына керүе һәм бу чорның 18-20 яшькә кадәр дәвам итүе буллинг кебек начар күренеш тудыруга сәбәпче булып тора. Үсмерлек чорында балалар депрессиягә дучар була, якыннары, дуслары белән уртак тел таба алмый. Буллинг та — нәкъ үсмерләр арасында таралган күренеш.
— Буллингта өч як бар: агрессор, корбан һәм битарафлык белдергән күпчелек. Иң төп бәла шунда — әлеге хәлдән берсе дә читтә калмый. Буллинг — тоташ сыйныфның “чире”. Бу очракта сыйныфта планлы тәрбияви эш алып барырга кирәк. Корбан булган балага психологка яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч баланың ни өчен бу хәлгә тарыганын ачыкларга ярдәм итәчәк, — ди баш психолог.
Ирина Хох балалар арасында таралган бу күренешнең гаиләдәге агрессиягә, ата-ананың аерылышуына, күңелсез хәлләргә бәйле булуына да тукталды. Күпчелек очракта үз гаиләсендә дә физик яки психологик кимсетү кичергән балалар яшьтәшләре тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була, дигән фикердә белгеч.
“Түгәрәк өстәл”дә мәктәпләргә педагог-психологлар кирәклегенә аерым басым ясалды. Мәгариф министр-лыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәсилә Абдрахманова белдерүенчә, республика мәктәпләрендә бүген 500ләп педагог-психолог эшли. Бу мәсьәләдә алга китеш бар. Былтыр республика мәктәпләрендә социаль педагог һәм психолог урынына 80 кеше эшкә урнашкан. Ведомство алдында 2020 елга республиканың барлык мәктәпләрен дә психологлар белән тәэмин итү бурычы тора.
Әйтергә кирәк, ил буенча тарала барган буллинг һәм кибербуллинг бүген яклаучысыз калган, үз-үзенә бикләнгән, гадәти булмаган, хәтта, кайбер сәләтле балалар өчен куркыныч тудыра.
Балалар тормышына кагылышлы четерекле мәсьәлә — суицидлар темасы һәм республика мәгариф оешмаларында буллинг күренеше Мәгариф министрлыгының киңәйтелгән утырышында да игътибардан читтә калмады. Былтыр балигъ булмаганнар арасында үлем белән тәмамланган 31 суицид булган. Аннан алдагы елда шундый 34 очрак теркәлгән. Аларның җидесе — Уфада, өчесе — Зианчура һәм икешәр очрак — Әбҗәлил, Белорет, Иглин, Мәләвез, Хәйбулла, Чишмә районнарында.