Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 март 2019, 11:32

Иң мөһиме — сыйфат һәм хәвефсезлек

Рейд яраклылык срогы чыккан азык-төлек санының кимүен күрсәтте

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә, ә 1994 елдан алып «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кабул ителгәннән соң Русия Федерациясендә дә киң колач белән билгеләп үтелә. Законда товар сатканда кулланучылар hәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, (эшләр башкару, хезмәт күрсәтү) белән сатучылар арасында мөнәсәбәтләр, тиешле сыйфатлы hәм кулланучыларның тормышы, сәламәтлеге hәм әйләнә-тирә мохит өчен хәвефсез булган товар (эшләр, хезмәт күрсәтү) сатып алуга хокуклары, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтү) hәм аларның җитештерүчеләре (башкаручылар, сатучылар) турында мәгълүмат алу, аңлату, аларның мәнфәгатьләрен дәүләт hәм иҗтимагый яклау җайга салына, шулай ук әлеге хокукларны гамәлгә ашыру механизмы билгеләнә.

Бишбүләк авылында «Халык контроле» партия проекты кысаларында «Пятерочка», hәм «Магнит» супермаркетларында рейд узды.

Тулаем алганда, рейд нәтиҗәләре элеккегедән яхшырак иде, чөнки халык контролерлары тарафыннан алынган яраклылык срогы чыккан азык-төлек продуктлары саны кимегән. Яңа «Пятерочка» супермаркеты аеруча сөендерде, анда яраклылык вакыты чыккан шампиньоннар гына табылды. Яраклылык вакыты чыккан иң күп продукт «Магнит у дома» супермаркетында алынды.

«Халык контроле» халыкны азык-төлек продуктлары сайлауга җаваплы карарга, яраклылык вакытын hәм составын тикшерергә, төргәкләвенә hәм сыйфатына игътибар итәргә, мәгълүмат стендларын карарга, кирәк булган очракта, үзеңнең кулланучылар хокукларын яклый белергә чакыра.

Әлфия УКАНЕЕВА,

«Бердәм Русиянең «Яшь Гвардиясе» урындагы бүлекчәсенең җитәкчесе.

Автор фотосы.
Читайте нас: