Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 март 2019, 11:57

Бергә яшәү ул — зур бәхет һәм бөек хезмәт

Тормыш мәшәкатьләренә, күңел төшенкелегенә бирешмичә, гөрләтеп дөнья көткән авыл кешеләре hәрвакыт соклану уята. Шундый гаиләләрнең берсе минем әти-әнием гаиләсе булды.

Каныкай авылыннан Мөслимә белән Муллахмәт Хәкимовлар 70 ел шатлык hәм кайгыны бергә уртаклашкан. Элек-электән өлкәннәр гаилә коручы яшьләргә тиң яшәп, тиң картаегыз, дип тели торган булган. Әлеге сүзләрдә нинди зур мәгънә ятканын яши-яши генә аңлыйсыңдыр, мөгаен. 70 ел бергә яшәп, тигез картаеп, дан итеп дөнья көтеп, тормыш баскычлары буйлап күтәрелеп, балалар, оныклар шатлыгы кичереп яшәүләре — зур бәхет.

Хәкимовларның балачаклары булмаган да кебек. Чөнки алар икесе дә сугыш чоры балалары. Бик авыр тормыш юлы үтәләр. Икесе дә Каныкай авылында туып-үскән. Әтием 1930 елда, әни 1932 елда туган. Икесе дә яшьләй ятим кала.

Әтиемнең әтисен 1937 елда раскулачить итеп алып китәләр. Әниләре сукыр була, гаиләдә өч бала ятим кала. Ул вакытта әтиемә — җиде яшь, апасына — тугыз яшь, ә сеңлесе бары тик дүрт яшьлек кенә була.

Шулай да әтием югалып калмый. Күрше рус авылларына барып, хәер сорашып, тамагын туйдыра. Ә соңырак, үсә төшкәч, шул рус авылларында көтү көтә. Бик тырыш, эш сөючән булып буй җиткерә.

Әнием Мөслимә Миневәли кызын, ятим калгач, Ает авылына балалар йортына тапшыралар. Соңрак аның туганнары бик еракка китсә, югалыр, дип кире алып кайта. Ул вакытта әнием инде буй җиткән кыз була. Алар әтием белән 1949 елда очрашып, кавышалар. Әниемнең килен булып төшкәнен, олы яшьтәге апалар hаман сокланып сөйли. Алар матур итеп яшәп китә.

Әтием дүрт сыйныф белеме белән Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техникумны уңышлы тәмамлап, диплом ала. Ул hәрвакыт колхозда җитәкче урыннарда эшли.

Әнием белән алар җиде балага гомер бирә. Балаларның hәркайсын укытып, yзаллы тормыш юлына чыгаралар. Yзләренә охшап балалары да тырыш, уңган. Һәрберсенең үз гаиләсе бар. Әтием белән әниемнең 20 оныгы hәм 18 туруны бар.

Бу дөньяда без кунак кына. Безнең яраткан әтиебез, йорт хуҗасы, авылыбызның хөрмәтле аксакалы быел 20 февральдә якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчте. Без әтиемнең фәhемле сүзләрен, акыллы киңәшләрен hәрвакыт искә алабыз.

Барлык балалары исеменнән кызлары Фәрхиназ ӘСФӘНДИЯРОВА,

Каныкай авылы.

Фото Хәкимовларның гаилә архивыннан.
Читайте нас: