Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 март 2019, 12:27

Yткәннәрдән сәлам

Оныгы карт әнисеннән 28 елдан соң хәбәр ала

Кайчан да булса сезгә үткәннәрдән хат алырга туры килдеме? Төшегездә түгел, чынбарлыкта! Бу ничек шәп, күз алдыгызга китерәсезме?

Күптән түгел туганым Евгений белән кызыклы очрак булды. Бервакыт почта тартмасында ул саргайган hәм дымланган хат табып ала. Ныклап карагач, ул үзенең балачагында шатланып, кунаккка кайтып йөргән таныш адресын күрә: Бишбүләк районы, Ермолкин авылы, карт әнисенең инициаллары белән фамилиясе. Хат әтисенә адресланган, почта штемпеле — 7.02.91! «Нәрсә бу, ниндидер шаяртумы? Болай булу мөмкинмени?» — дигән уйлар чуала башында. Ул бит кулында инде дөньяда булмаган кешедән хәбәр тотып тора. Бәлки, карт әни нинди дә булса мөhим әйбер язгандыр? Ул кайда яткан? Ни өчен хат шулай озак килгән?

«Бүген көн искиткеч, җылы», — дип башлана хат, — «Сезгә хат язарга утырдым, нишләптер сездән хәбәр юк. Женя ничек анда, яхшы сөйләшәдер инде...» — хаттан күңеллелек бөркелә, карт әнисенең кул җылысы сизелә. Өч дистәгә якын елдан соң оныгы хат ала.

«Сәламәтлегегез ничек, азык-төлек ягы начар, диләр. Бездә башта посылкаларны кабул итмәгәннәр иде, хәзер рөхсәт иттеләр. Электр линиясен алыштырдылар, яңа баганалар куйдылар, өч атна утсыз, бары тик шәм яндырып кына утырдык, әле ут бирделәр. Чәй, кәнфит, шикәр, порошок җитәрлек, исемлек буенча алабыз. Җиhазны чират буенча китерәләр. Безнекеләр кер юу машинасы, кухня җыелмасы сатып алды, сез булганда, 360 сумга сатып алганнар иде бугай. Әкренләп халык сатып ала, нидер алып киләләр, яшәргә була».

Текстта ниндидер мөhим вакыйгалар турында хәбәр ителми, бары тик көндәлек мәшәкатьләр генә, әмма хатта тормыш сизелә.

— Ике төрле хис: ач тормыш hәм гомум бардак белән бергә 90нчы елларның авырлыгы да искә төште, 28 елдан соң булса да, карт әнидән хәбәр алу да күңелле, — ди Евгений.

Ирина МИХАЙЛОВА.
Читайте нас: