Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 март 2019, 12:45

«Хатын-кыз — милләт анасы»

Республика конкурсы финалистлары арасында Каныкайдан Диләрә Батраева белән Бишбүләктән Әлфия Уканеева

Җиңүчеләрне hәм финалистларны Уфада Башкортстанның беренче ледие Каринэ Хәбирова, «Бердәм Русия» башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров, биатлон буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Тихонов, республика министрлыклары вәкилләре котлады.

Өченче тапкыр үткәрелә торган бәйгедә республиканың тәрле шәhәр hәм районнарыннан 300дән артык хатын-кыз, шулай ук Чиләбе, Ырынбур өлкәләре hәм Мәскәү вәкилләре катнашты. Конкурс ике этапта — муниципаль hәм республика этапларында узды. 150 финалчы Торатау конгресс-холл сәхнәсендә очрашты. Конкурста катнашучыларны 10 номинация буенча бүләкләделәр. Иң яшь конкурсантка яңа гына балигъ булу яшенә җиткән, иң өлкәненә — 87 яшь.

Бишбүләк районының «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Вектор» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Әлфия Уканеева, «Хатын-кыз-лидер» номинациясендә катнашты. Бу номинация җәмәгать эшендә яки сәясәттә үзен оештыручы hәм максатчан лидер итеп күрсәткән кешеләр өчен. Каныкай авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Батраева «Хатын-кыз-педагог» номинациясендә мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән хатын-кызлар арасында үз кандидатурасын тәкъдим итте.

— Чара миңа бик ошады. Yзем өчен бик күп яңа hәм файдалы нәрсәләр ачтым. Гала-концертта танылган артистлар, «Тамыр» студиясе балалары чыгыш ясады. Барысы да милли халык уен кораллары оркестры белән үрелеп барды. Фойеда халык кәсепчелеге, милли ризыклар, кием-салым, уен кораллары, бизәнү әйберләре күргәзмәләре оештырылган иде, — дип уртаклаша Диләрә Миңнулла кызы. — Конкурсның беренче этабында безнең эшебезне күрсәтүче портфолио җибәрергә кирәк иде. Мәктәптә башкорт телен саклау буенча күп чаралар уздырабыз: сыйныфтан тыш, йола чаралары, башкорт телендә гәзит-журналларга багышлап үткәрелгән акциядә катнашабыз, Каныкай hәм Биккол авыллары хатын-кызларының берләшкән клубы активистлары белән очрашабыз hәм башкалар.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Миләүшә ХӨСНЕТДИНОВА фотосы.
Читайте нас: