Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 март 2019, 16:27

АРМИЯГӘ БАРМАСКА РӨХСӘТ?!

9нчы сыйныфка җиттеңме, имтиханнарга әзерләнү белән бергә хәрби комиссариат ишеген дә таптарга туры килә. Шулай итеп, армия тормышына әзерли башлыйлар. Тик анда йөрү әле тиз генә хәрби хезмәткә китәсең дигән сүз түгел. Чөнки кайбер егетләргә армиягә бармый тору өчен отсрочка алып була. Аларга нинди категория кеше керә соң?

❗ мәктәптә укыганда ук 18 яшен тутыручылар;


❗ мәктәптә укыганда ук 18 яше тулган малайлар бакалавриат, аннары магистратурада укыр өчен отсрочка алырга мөмкин;


❗ 18 яше тулып, көллият, техникум, училищеда белем алучылар;


❗ дәүләт вузларының әзерлек бүлекләрендә көндезге бүлектә белем алучылар (бюджет хисабына). Тик монда искәрмә бар: укучы әзерлек бүлегенә мәктәптә белем алганда ук керергә тиеш. Бу вакытта отсрочка бер елга гына бирелә.


шулай ук армиягә вакытлыча бармый тору хокукына:


❗ вуздан соң дәүләт аккредитациясе булган вузлар һәм фәнни учреждениеләрдә укучылар;


❗ дини белем бирү оешмалары студентларына (югары һәм урта уку йортлары);


❗ рухани кешеләр (Президент указы буенча). Отсрочка дини оешма мөрәҗәгате буенча бирелә.


❗ Россия Федерациясенә ходатайство белән килгән чит ил гражданнары;


❗ Россия Федерациясенә качаклар булып килүчеләр (Россия гражданлыгын алгач 6 айга кадәр).


Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, әлеге инициатива хәрби хезмәткә яраклы студентларның хокукларын тигезли. Элек мәктәптә укыганда ук 18 яше тулган укучылар, магистратурада укуларын дәвам итәр өчен, отсрочка ала алмый иде. Хәзер бу гаделсезлек юкка чыга: закондагы үзгәрешләр егетләргә укуларын тәмамлап бетерергә мөмкинлек бирә.

Читайте нас: