Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 март 2019, 13:13

2019 елның беренче өч игезәге туган

Башкортстанда 2019 елның беренче өч игезәге дөньяга килгән.

Бөрҗән районында гомер кичерүче Шәриповлар гаиләсендә берьюлы өч сабый туган. Алар сау-сәламәт. Бәхетле гаиләдә, шулай итеп, бүгенге көндә алты бала тәрбияләнә.

Яңа туган сабыйларга Гүзәл, Айдар һәм Дим дип исем кушканнар. ЗАГС бүлегендә Шәриповларга тантаналы рәвештә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Әйткәндәй, былтыр беренче булып өч игезәк тууы Нефтекама шәһәрендә теркәлгән иде.
Читайте нас: