Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
13 март 2019, 15:35

Без - алдынгылар исәбендә!

Кулланучылар хокукларын яклау буенча программа 2023 елга кадәр дәвам итәчәк.

2018 елда кулланучыларны яклау буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында икенче урын биләде. Әлеге рейтингта беренче урынны Татарстан биләсә, өченче урында - Ростов өлкәсе. Бу турыда Федерация Советының икътисади сәясәт буенча комитеты утырышында билгеле булды.


Рейтингларны төзегәндә башкарма власть органнарының халыкта кулланучылар базарында үз-үзен тотуы һәм кулланучылар мәдәниятен үстерүдә эшчәнлеге игътибарга алынган. Шулай ук республикада продукциянең сыйфатына төп басым ясалу да безне бу күрсәткечтә алдынгылар исәбенә кертә.

Читайте нас: