Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
12 март 2019, 14:20

Бәяләр, бәяләр...

Узган айда Башкортстанда товар һәм хезмәтләргә куллану хаклары индексы — 100,5, Русиядә исә 100,4 процент тәшкил иткән. Ел башыннан алып исәпләгәндә, бу күрсәткеч 101,4 һәм 101,5 процент булган.

Февральдә сарымсак, кишер, башлы суган, чөгендер — 1,8-8,4, ак күчәнле кәбестә — 13,2, помидор һәм кыяр — 19,5-19,8, банан һәм алма 3,3,-5,3% ка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта, бәрәңгегә хак 1,3, лимон һәм әфлисунга 4,7-8,9% ка түбәнәйгән. Тары ярмасы 8,8, икмәкнең һәм бодай онының аерым төрләре — 0,7-3,8, "Геркулес" солы ярмасы, борчак, фасоль, карабодай һәм манный — 4,0-6,8, ит ярымфабрикатлары, сосиска, сарделька, сыер һәм күркә, тавык ботлары — 0,8-4,2, балык ризыклары уртача 0,7% ка кыйбатланган.


Шулай ук чәйгә, какаога, шоколадка, кәнфиткә, зефирга хак 0,8-3,2, стерильләнгән сөткә, йогуртка, сырга 1,6-3% ка күтәрелгән.


Аның каравы, йомырка 12,6, шикәр — 2,6, көнбагыш мае, дуңгыз һәм тавык ите — 0,9-1,6, сыра һәм алкогольсез эчемлекләр 1,0-1,6% ка арзанайган.

Читайте нас: