Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 март 2019, 13:38

Вакыт яңа бурычлар куя

Бишбүләк районының сәламәтлек саклау тарихы 1913 елда Ает авылында сигез урынлы больница ачылудан башлана.

1930 елда, район сәламәтлек саклау бүлеге төзелү белән, Бишбүләк авылында 30 урынлы больница файдалануга тапшырыла. 2009 елның октябрендә 23 белгечлек буенча медицина ярдәмен гамәлгә ашыручы яңа күппрофильле больница ачылды.

Хәзерге вакытта Бишбүләк район үзәк больницасы 23 меңнән артык кешегә дәвалау-консультация ярдәме күрсәтә, hәм үз структурасына 85 урынга исәпләнгән стационар, ике сменада эшләүче, 42 урынга исәпләнгән көндезге стационарга 250 кеше йөри алырлык поликлиниканы үз эченә ала. Шулай ук структурага Ает hәм Михайловка авыл табиблык амбулаторияләре, җиде урынлык 50 кешегә исәпләнгән көндезге стационар, Демский гомум практика врачы үзәге hәм 36 фельдшер-акушерлык пункты керә.

Yзәк район больницасы составында терапия, педиатрия, йогышлы авырулар, хирургия бүлекләре, паллиатив ярдәм бүлеге, өч ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшли. Стационарда ел саен 3000гә якын кеше дәвалана, 500дән артык операция үткәрелә. Поликлиникада 15 белгечлек буенча врачлар кабул итә.

2015 елның июненнән алып районның сәламәтлек саклау системасын «БРның сәламәтлек саклау отличнигы», РФ Мактау грамотасына лаек булган Андриян Михайлович Павлов җитәкли.

Учреждениенең эш сыйфаты беренче чиратта белгечләрнең квалификациясенә бәйле. Хәзерге вакытта халыкка 48 врач hәм 200 урта медицина хезмәткәре медицина ярдәме күрсәтә. Врачлар — 39,6%, урта медицина хезмәткәрләре — 63,0% аттестацияләнгән. Врачлар — 98%, урта медицина хезмәткәрләре — 96,5% сертификацияләнгән. Коллективта «БРның атказанган врачы» дигән мактаулы исемле өч врач эшли, бер врач «РФ сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, бер шәфкать туташы «БРда фидакарь хезмәт өчен» билгесенә лаек булган, бер акушер «БРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре», 11 врач hәм 11 урта звено медицина хезмәткәре «БР сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Соңгы елларда амбулатор-поликлиника звеносы бердәм электрон челтәргә кертелде. Регистратура бердәм электрон системада эшли, Республика медицина мәгълүмати-аналитик системаны кулланып, hәм мәгълүмати киоск (инфомат) аша врачларга электрон язылу кертелде. Авыручыларга электрон медицина карталары ачылган. Тәкъдим ителгән критерийлар hәм шаблоннар нигезендә «Әдәпле регистратура» проекты кертелә.

2018 елда «Земский доктор» программасы буенча районга ике яшь врач килде. Коллективта 11 белгеч эшли, аларны уңайлы ведомство торагы белән тәэмин иттеләр.

2018 елның декабрендә hәм 2019 елның февралендә автомобиль паркы «А» класслы ГАЗ 3221, УАЗ-39623 ашыгыч медицина ярдәме машиналары белән тулыланды.

Вакыт котылгысыз алга бара hәм медицина хезмәткәрләре алдында яңа бурычлар куя. Безнең алда бер уртак максат — медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, демографик хәлне яхшырту, эшкә яраклы яшьтәгеләрнең үлем дәрәҗәсен киметү, кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру, планлы диспансерлаштыру үткәрү тора.

Район үзәк больницаның оештыру-методик бүлеге.
Читайте нас: