Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 март 2019, 11:39

Кечкенә принцессалар өчен бал

Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар төп сәбәпче булган бәйрәм Балалар иҗат үзәгендә узды.

Чара төрле иҗади hәм күңел ачу зоналары урнаштыру өчен зур мәйданчык булды. Яшь принцессалар өчен театральләштерелгән hәм костюмлы тамашалар, гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, конкурслар, викториналар, фотозона, чәй hәм татлы ризыклар оештырылды. Кечкенә принцессаларны визажист hәм парикмахер почмагы аеруча кызыксындырды.

Җыелучылар алдында район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Зарипов чыгыш ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады hәм кечкенә принцессалар балы район тормышында матур традициягә әйләнәчәгенә ышаныч белдерде. Шуннан соң фанфаралар hәм белдерүчеләр тавышы астында тылсымлы тамаша башланды.

Танылган «Мадагаскар» мультфильмының әкият персонажлары «Зоопарктан качу» тамашасын уйнады, алып баручы феялар зирәклек hәм тапкырлыкка конкурс үткәрде, иң яхшы принцессаларны титуллар белән бүләкләде, алар арасында — «Камиллек миссы», «Матурлык миссы», «Сокландыргыч мисс». Һәр чын балдагы кебек үк, hәр принцесса әкияти биюдә катнашты. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга да якынлашып килүче яз символы булган чәчәкләр hәм бүләкләр тапшырылды.

— Бәйрәмнең уңышлы узуы сөендерe. Булган тәҗрибәне исәпкә алып, процесска тагын да күбрәк бишбүләклеләрне җәлеп итеп, мондый балларны ешрак үткәрергә hәм күбрәк массакүләм итәргә планлаштырабыз, — ди Бишбүләк районындагы «Гаилә» үзәге бүлеге мөдире Надежда Сидорова. — Аерым рәхмәт сүзләрен партнерларыбызга җиткерәм, балны үткәрү алар ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Болар — Наилә Фәйзуллина («Мир вкуса» кафесы), Гөлназ Газизова белән Таңсылу Әхмәтҗанова («Гөлназ Газизова студиясе»), Анна Захарова («Флоренция» чәчәкләр салоны), шулай ук Александр белән Елена Давыдовлар гаиләсе («Патша-бәйрәме» агентлыгы). Аларның тырышлыгы hәм ачык игелекле йөрәге аркасында безнең күп кенә балалар бер көнгә генә булса да үзләрен чын принцессалар итеп тоя алды.

Олег ЛЕОНТЬЕВ.
Читайте нас: