Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 март 2019, 15:50

Ипотекага тупларга

Дәүләт Думасында ипотека буенча башлангыч иганә туплауга русиялеләрне дәртләндерүче закон проекты эшләнде

Русия мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, торак өчен тупланмалар механизмын кертүне күз уңында тоткан документ эшләнгән, аңа нигезләнеп кирәкле башлангыч сумманы җыйган гражданнар күчемсез милек сатып алуга кредитны җиңел ала алалар.


Махсус тупланма вкладлар ачу планлаштырылган банклар клиентларга мондый депозитлар буенча процентлар түләргә бурычлы. Договор нигезендә билгеләнгән сроктан соң алар ук вкладлар тотучыларга ипотека бирчәкләр.


Агентлык мәгълүматларына караганда, килешүдә клиентка ипотека алырга мөмкин булган тупланманың суммасын, торак кредитының үзенең суммасын, сакланган акчаның срогын, вклад ставкасының күләмен язарга планлаштырыла.


Ипотека депозитының минималь срогы бер ел тәшкил итәчәк дип фаразлана. Ипотека буенча башлангыч иганәне бер үк вакытта берничә банкта тупларга ярамый – торак-тупланма вклады гадәти банкныкыннан шуның белән аерыла да.


Закон проекты хөкүмәт карамагына кертелгән.

Читайте нас: