Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
7 март 2019, 14:29

“Ә сез мондый очракта нишләр идегез?”

Татарстанның Апас районы Урта Биябаш авылында авыру пенсионер хатынны трактор чүмеченә салып йөртү шау-шу тудырды. Бу хәл ничек булган?

Авыр хәлдәге хатын-кызны, юл кардан чистартылмау сәбәпле, трактор чүмечендә хастаханәгә алып бару турында мәгълүмат һәм фотоларны барыбыз да социаль челтәрләрдән күрдек. Күпләр моның мәгънәсен "Чистартылмаган юллар аркасында хатын-кызның гомере өзелергә мөмкин" дип аңлады. “Шулай яшибез инде”, - дип уфтана пост авторы.


“Татар-информ” бу гамәлне аңлатуларын сорап, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итте. Анда бу хәлгә, бигрәк тә фельдшерның гамәлләренә уңай бәя бирде.


Ачыкланганча, фельдшер, авыру хатынның хәле начар булу сәбәпле, аны җәяүләп машинага кадәр җибәрергә курыккан. 66 яшьлек хатын авыл читендәге йортта яши. Ул көнне аның гипертония өянәге булган.


Материалга сораштыру да куелган. Анда 2,5 меңнән артык кеше катнашкан. 98% кеше фельдшерның әлеге гамәле хөрмәткә лаек дигән.


Һәм район башлыгыннан рәхмәт, хастаханә баш табибыннан - премия


Читайте нас: