Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
7 март 2019, 12:47

Мәскәүдә "Башкортстанда туганнар” дигән тантаналы концерт үтә

Башкортстан республиканың оештырылуына 100 ел тулу юбилеен билгеләп үтә. Русия федерализмы тарихында истәлекле дата уңаеннан зур күләмле бәйрәм проектлары республикада гына түгел, ә илебез башкаласы Мәскәүдә дә планлаштырылган.

Музыка йортының сәхнәсендә Башкортстаннан чыккан иң танылган һәм яраткан артистлар, сәнгать осталары чыгыш ясый. Сәхнәдә кич буе -- билгеле якташыбыз, атаклы скрипкачы-виртуоз һәм дирижер, ЮНЕСКО Дөнья артисты, СССРның халык артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия милли филармония оркестры.


Оркестр белән юбилей программасында "Русиянең алтын кларнеты", Мәскәү өлкә филармониясе солисты, Мәскәү дәүләт академия филармониясе программалары солисты, Башкортстанның Милли симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Артур Нәзиуллин, виолончелист, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Хәмидуллин, яшь музыкант һәм композитор, пианистларның II Мәскәү халыкара конкурсы Гран-при иясе Тимофей Владимиров чыгыш ясый.


Башкортстан оештырылуына 100 ел тулуга багышланган программада дөньякүләм опера сәхнәсенең танылган йолдызлары – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, "Алтын битлек" Русия милли театраль премиясе лауреаты, ике тапкыр "Грэмми" премиясе иясе Илдар Абдразаков, Башкортстанның халык артисты, Мариинский театры солисты Аскар Абдразаков, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты, "Алтын битлек" премиясе лауреаты Диләрә Идрисова катнашалар.


Башкорт милли сәнгатен танылган курайчы-виртуоз, Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашев тәкъдим итә. Программаның махсус кунагы -- Испания скрипкачысы, Халыкара Владимир Спиваков конкурсы лауреаты Мария Дуэньяс.

Читайте нас: