Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
6 март 2019, 11:48

Яхшылык эшләргә ашыгыгыз

Русиядә hәр 75 минут саен бала hәлак була. Әйдәгез, бер минутка шәhәр ритмыннан тукталып торыйк hәм тирә-юньдәгеләргә күз салыйк: сезнең ярдәм кирәк булган бала юкмы янәшәдә? Чит бәлага битараф калмагыз! Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, әйләнә-тирә дөньягыз тагын да яктырак булачак.

Башкортстан юлларында, ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, 2014 елда 21 бала hәлак булган, 2015 — 21, 2016 — 13, 2017 — 23, 2018 — 21, 2019 елның 28 февраленә — икәү.

2014 елда янгыннар вакытында 15 бала hәлак булган, 2015 — 13, 2016 — 15, 2017 — 10, 2018 — 10, 2019 елның 28 февраленә — бишәү.

2014 елда су объектларында сигез бала hәлак булган, 2015 — 9, 2016 — 18, 2017 — 8, 2018 — 6, 2019 елның 28 февраленә — 0.

Балалар утта, суда, ашыгучы машина тәгәрмәчләре астында, төзелешләрдә, кар тауларында hәм үз йортларында hәлак була. Балалар үлемендә, күпчелек очракта, без, өлкәннәр гаепле. Аңлатмаганбыз, күреп өлгермәгәнбез. булышмаганбыз, кирәк чакта саклап калмаганбыз. Ә күпме фаҗигане булдырмый калырга мөмкин булыр иде?

Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Читайте нас: