Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
6 март 2019, 11:35

Активист hәм матур ханым

Анастасия Судеева «Переработка» җәмгыятендә хисапчы булып эшли. Яшь белгеч эшкә Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаганнан соң 2018 елның августында керешә.

— Без 2017 ел ахырында өйләнештек. Настяны кече яшьтән белә hәм аңа яшерен генә гашыйк идем, — дип сөйли «Переработка» җәмгыятенең баш хисапчысы Валентин Судеев.

Куш-Елга егете йөрәгенең икенче яртысын сайлауда әтиләренең күптәнге ир-атлар дуслыгы хәлиткеч роль уйнавын таный. Бу Куш-Елга авылыннан «Переработка» җәмгыятенең генеральный директоры Владимир Анатольевич Судеев hәм Сидәкбаш авылында туган, Знаменка авылыннан нәсел кошчылык фабрикасының генеральный директоры Анатолий Степанович Яковлевның ышанычлы эшлекле hәм кешелек мөнәсәбәтләре була. Алар күптәннән гаиләләре белән дус булган.

— Минем хатыным тәмле әзерли, — дип дәвам итә Валентин Владимирович. — Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша ята, дип юкка гына әйтмиләр. Мин, hәр ир-ат кебек, ит ризыклары яратам. Анастасиянең кулинария осталыгының иң югары ноктасы — «Французча ит».

Анастасия Судеева кечкенәдән үк җырлый. Ул — күп вокаль конкурсларда катнашучы hәм җиnүче, гитарада уйный. Кул эшләре белән мавыга, спорт белән дус.

Владимир СМОЛОВ.

Фото Анастасия Судееваның шәхси архивыннан.
Читайте нас: