Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 март 2019, 15:56

Республика җитәкчесеннән – иң җылы сүзләр

"Торатау" конгресс-холлында Халыкара хатын-кыз көне уңаеннан тантаналы кабул итү оештырылды.

“Һәр ел 8 Март алдыннан сезне котлау, мөһим сүзләрне җиткерү өчен шушындый очрашу үткәрергә карар иттек, – диде котлау чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. – Хәзер залда төбәгебез уңышларга өлгәшсен, һәр беребез яхшы яшәсен өчен тырышкан, моңа үз хезмәте аша өлеш керткән хатын-кызлар җыелган.


Җитәкче түгел, ә ир кеше буларак әйтәм: безнең өчен хатын-кыз – озатучы йолдыз. Әниләләребез, апаларыбыз, хатыннарыбыз, кызларыбыз ярдәмендә һәрвакыт яхшырак була барабыз.


Сезнең бәхетле булуыгызны, сөелеп яшәвегезне, безне яратуыгызны телибез. Ә без барлык өмет-ышануыгызны акларга тырышачакбыз".

Читайте нас: