Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 март 2019, 15:23

Һөнәр сайлау – катлаулы бурыч ул

Хезмәт базары даими рәвештә үсә һәм үзгәрә. Һөнәр сайлау – ул һәрвакыт катлаулы бурыч. Нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуга гына түгел, нинди көндәшлек булуына да йөз тотарга кирәк. Чөнки бүгенге көндә яшьләр укып чыккач эш табалмыйча интегә. Вакансия булган очракта да, эш тәҗрибәсе сорыйлар. Ә укып кына чыккан яшь белгечнең тәҗрибәсе кайдан булсын инде? Шуңа күрә, беренче чиратта, кирәкле белгеч булырга кирәк.

Шулай ук һөнәр үзеңә дә ошарга, үзең өчен дә кызыклы булырга тиеш. Һөнәри белемнән тыш, яшьләрдән коллективта эшли һәм инглиз телен белү кебек шәхси сыйфатлар да сорала. Бүгенге көндә иң кирәкле һө­нәрләрнең унысын атап үтәбез. Алар:
1. Инженер, архитектор һәм проектлаучы;
2. Сервис өлкәсе – нигездә консультация һәм туристлык хезмәт­ләре;
3. Логистика;
4. IT-өлкә (программистлар, компьютер белгечләре);
5. Табиблар;
6. Химик, шул исәптән фармацевтлар;
7. Психологлар;
8. Экологлар;
9. PR – белгечләр (реклама өлкәсе);
10. Маркетолог.
Гомумән алганда, иң кирәкле 10 һөнәр хәзерге вакытта тиз үсүче һәм бик озак актуаль булачак юнәлешләрне үз эченә ала.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе, психология һәм логистика безнең илдә әле ныклап үсешмәгән, потенциалы бар. PR һәм маркетинг белгечләре исә хәтта илдә генә түгел, дөньяда кирәкле 10 һөнәргә керүгә исәп тота ала.

Соңгы елларда шулай ук төзе­леш өлкәсе дә югары квалификацияле белгеч­ләргә кытлык кичерә.

Читайте нас: