Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 март 2019, 13:47

75 минут саен бер гомер өзелә...

Русиядә һәр 75 минут саен бер баланың гомере өзелә. Әйдәгез, шау-шудан бер генә минутка туктап, әйләнә-тирәбезгә күз салыйк: якында гына сезнең ярдәм кирәк булган берәр бала юкмы? Кеше кайгысына битараф булмагыз! Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, шул чагында дөнья тагын да яктырыр...

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе өлкәннәргә шундый үтенеч белән чыкты һәм уйланырга мәҗбүр итәрлек статистика мәгълүматлары да китерде. ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, республика юлларында 2014 елда - 21, 2015тә – 21, 2016да – 13, 2017дә – 23, былтыр 21 баланың гомере өзелгән.


Янгыннарда 2014 елда - 15, 2015тә – 13, 2016да – 15, 2017дә – 10, узган елда - 10, агымдагы елның 28 февраленә 5 сабый һәлак булган.


Суга батып үлү очраклары: 2014 елда - 8, 2015тә – 9, 2016да – 18, 2017дә – 8, былтыр – 6 бала.

Читайте нас: