Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
4 март 2019, 11:58

Спектакль өчен рәхмәт

Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Алты кәләшкә бер кияү» спектакленең премьерасы узды

Заманча комедиядә вакыйга офисларның берсендә бухгалтериядә бара. Хатын-кызлар коллективы, сөйләшүләре дә хатын-кызларныкы — еллык отчетлар, барып чыкмаган гаилә тормышы турында. Монда нинди интрига булырга мөмкин инде? Әмма биредә бердәнбер ир-ат эшли бит! Ни өчен ул барысы өчен — табышмак? Һәр роль өчен артистлар шулкадәр дөрес сайланган ки, тамашачылар көлде дә, геройлар өчен борчылды да.

Рәмилә Төхвәтуллина җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать коллективы безнең авылдашларыбыз. Төп рольләрдә — Илнур Әсәдуллин белән Альбина Зәкиева. Зөлфия Зарипова, Рәмилә Төхвәтуллина, Сәлимә Габдрахманова, Ризидә Бабаназарова hәм Илвира Төхвәтуллина үз эшләрен бик матур башкарып чыкты. Әлеге гүзәл ханымнар шулкадәр шәп уйнады, без сәгать ярым ләззәтләнеп утырдык hәм бик күп яхшы эмоция алдык. Җырлар, биюләр күп булды. Спектакльдән соң Сухоречка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Наил Төхвәтуллин артистларга рәхмәт белдерде hәм чәчәкләр hәм бүләкләр тапшырды.

Авылда Мәдәният йорты хезмәткәре юк, әмма бәхеткә, китапханәче Рәмилә Төхвәтуллина мәдәни тормышка алынды. Өч бала әнисе кешеләр белән тиз арада уртак тел таба. Һәр бәйрәм чәй эчү белән тәмамлана, ул — искиткеч кулинар. Игезәк кызлары Диләрә hәм Динара әниләренә ярдәм итә. Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көне җыр-биюләр белән үтә. Декабрь аенда Кунаккол авылында «Каз өмәсе» бәйрәменә бардылар. Яңа ел карнавалын, Гашыйк көнен бик яхшы уздырды. Һәр чарада, hичшиксез, бер үзенчәлеге бар. Рәмилә Сәгыйть кызына ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт.

Зөлфия КАЮМОВА,

Яңа Биктәш авылы.

Автор фотосы.
Читайте нас: