Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
4 март 2019, 11:44

Батырлыкка багышлана

Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә оборона-массакүләм hәм спорт-сәламәтләндерү эшләре айлыклары мөhим роль уйный

Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру hәм электрлаштыру колледжының Бишбүләк авылы филиалында айлык бик кызыклы үтте. Аның кысаларында Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга, Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга, Кызыл Армия туган көненә багышланган Батырлык дәресләре үткәрелде. Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар В. Әхмәтҗанов, И. Кириллов, Р. Багишев белән очрашулар узды.

«Русиягә хезмәт итәм!» шигырь укучылар конкурсында Совет hәм хәзерге Русия авторларының шигырьләре яңгырады. «Батырлык. Геройлык hәм намус» стена гәзитләре, «Хәрби техника парады» кул эшләре бәйгесе үткәрелде, анда танклар, самолетлар, корабльләр hәм автомат макетлары тәкъдим ителгән иде.

«Ягез әле, егетләр!» визит карточкасы номинациясендә беренче урынны өченче курс кызлар командасы яулады, ул саф атлавын үтәүдә саф җырын башкаруда төгәллек күрсәтте.

Спорт-сәламәтләндерү эше кысаларында безнең филиал hәм Бишбүләк авылының 1 санлы урта мәктәп егетләре командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә матчлар узды. Студентлар командасы Бәләбәй шәhәрендә техникум директоры Т.Х. Бәхтияров истәлегенә багышланган көрәш буенча ачык турнирда катнашты, анда өченче урынны алды.

Айлык «Укытуда авыр — көрөштә җиңел!» дигән квест белән тәмамланды. Гомумтөзелеш линейкасында конкурсларга hәм спорт чараларына йомгак ясалды, җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Лилиана ЯЛАЛОВА,

Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру hәм электрлаштыру колледжының Бишбүләк авылы филиалында тәрбия эше өчен җаваплы.

Автор фотосы.
Читайте нас: