Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
1 март 2019, 15:46

ЮХХДИ инспекторы белән дөрес сөйләш!

ЮХХДИ инспекторы административ хокук бозуда гаепләп, протокол төзегәндә сез аның белән килеш­мәсәгез, “Аңлатма” бүлегендә “Протокол белән килешмим. Юл кагыйдәләрен бозмадым. Яклаучы ярдәме кирәк”, – дип языгыз. Соңгы җөмлә инспектор шунда ук штраф түләргә дигән карар чыгармасын өчен кирәк.

* Әгәр сезгә юл кагыйдәләрен бозуда нахак бәла яксалар, “Аңлатма” бүлегендә “РФ Конституциясенең 51нче мәддәсе нигезендә язма мәгълүматларны соңрак бирәм, чөнки әле стресс кичерәм”, – дип языгыз. Бу сезгә юрист яисә юл һәлакәтләрен тикшерү буенча белгеч белән очрашканчы аңлатма бирүне сузарга ярдәм итәр.* Чит шәһәрдә юл һәлакәтенә тарысагыз, артык борчылып, һәр кушкан җиргә имзагызны куймагыз. Документларны игътибар белән укыгыз. Әгәр дә һәлакәт урыны сез яшәгән җирдән ерак булса, ул графага кул куймагыз. Протоколны үзегез яшәгән шәһәргә яисә районга җибәрүләрен сорагыз. Сезнең моңа хокукыгыз бар. Шулай ук, имзагызны үзегез аңлаган графаларга гына куегыз. Баш тартсагыз, ЮХХДИ инспекторлары сезне мәҗбүр итә алмый.


* ЮХХДИ инспекторы штраф салу протоколы тутырса, имзагызны куеп, күчермәсен алыгыз. Әгәр сез аның белән килешмичә, суд аша үзегезнең хокукларыгызны якларга уйласагыз, протоколның күчермәсен алып, 10 көн эчендә судка бирегез.


* Административ хокук бозу турында протокол төзегәндә һәм сезне автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән карар чыгарган очракта да бу протоколның күчермәсен алыгыз. 2008 елның 1 гыйнварыннан автомобиль йөртүченең таныклыгын алганда 2 айга вакытлы таныклык бирәләр. Шул көннәрдә сезнең эшегез каралмаса, аны тагын бер айга озайталар.

Читайте нас: