Якты юлдан
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
1 март 2019, 17:40

Мәчене көненә 5-10 минут сыйпарга кирәк

Бүген Мәчеләр көне. Россиянең атказанган артисты, танылган дрессировщик Дмитрий Куклачев мәчеләрне көненә 5-10 минут сыйпарга куша.

Шуның белән сез көне буена җыелган тискәре эмоцияләрдән котыласыз, ди ул. Шул ук вакытта мәчеләргә комачау да итмәскә кирәк.


Дрессировщиктан тагын бер киңәш: мәчене сатып алганда, сез аны түгел, ул сезне сайлап ала. Башта бөтен мәче баласы белән уйнагыз, барысына да игътибарлы булырга тырышыгыз. Аннары сезгә кайсы үзе беренче булып тартыла, шуны сайлагыз.

Читайте нас: