Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 февраль 2019, 13:40

Йөрәкне музыка белән тулыландырып

«Яшь талантлар-2019» Бөтенрусия Арт-проекты кысаларында аның зона этабы узды.

Октябрьский музыка колледжы яшь музыкантларны җылы кабул итте. Колледжның барлык концерт мәйданчыкларында яшь инструментчылар hәм вокалчылар башкару осталыгын күрсәтте.

Безнең мәктәпне гитарачылар тәкъдим итте. Укытучысы Александр Андреев сыйныфы укучылары Дамиан Никитин hәм Андрей Макеев кече яшьтәге төркемдә, Аида Борисова — уртанчылар төркемендә чыгыш ясады. Безнең балалар дулкынлануны җиңеп, үз программасын бик яхшы башкарды. Гитарачыларга башкарылган эшләре hәм балалар сәнгать мәктәбен лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт: Дамиан Никитин икенче урынны алды, Аида Борисова hәм Андрей Макеев дипломант булды. Яшь музыкантларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Александр АНДРЕЕВ,

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы.

Автор фотосы.
Читайте нас: