“Ипотека” федераль һәм “Торак һәм шәһәр мохите” дәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, республика Хөкүмәте карары белән торак төзелеше өчен тупланма программасына үзгәрешләр кертелгән. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән 1 марттан программада катнашучылар өчен чикләүләр юкка чыгарылган.
Элек программада торак шатларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган гражданнар, шулай ук балалы гаиләләр һәм 35 яшькә кадәр яшь гаиләләр катнаша ала иде.
Әлеге программа 2014 елдан уңышлы тормышка ашырыла. Бүген аның буенча 1300 гаилә торак шартларын яхшырткан.