Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 февраль 2019, 15:03

Игътибар үзәгендә — яшьләр

Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру hәм электрлаштыру колледжының Бишбүләк филиалында укучылар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча профилактик эш алып барыла

— Уку елы башыннан яшьләр арасында хокук бозуларны hәм җинаятьләрне кисәтү буенча профилактик эш башлана, — дип сөйли Бәләбәй колледжы филиалының социаль педагогы Ольга Григорьева. — Алдан ук мәгариф учреждениесендә генә түгел, балигъ булмаганнар, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау буенча район эчке эшләр бүлеге, «Вектор» яшьләр үзәге, район үзәк китапханәсе hәм Бишбүләк тарих-этнография музее белән берлектә комплекслы чаралар планы төзелә. Район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе белән берлектә тыгыз эш алып барыла.

Колледж филиалында укучылар контингенты гади түгел. Биредә нигездә безнең районнан, БРның Миякә, Бәләбәй районнарыннан hәм Ырынбур өлкәсенең Пономаревка районыннан егетләр hәм кызлар белем ала. Яшьләре — 15 яшьтән алып 18 яшькә кадәр hәм аннан да өлкәнрәк, чөнки инде хезмәт итүчеләр дә бар. Күп кенә егетләрне армия сафларына уку вакытында чакыралар, аннары алар кире кайтып, укуын тәмамлый.

— Эштә «Вектор» яшьләр үзәге белән тыгыз элемтә булдырылды, — дип дәвам итә Ольга Григорьева. — Бездә еш кына педагог-оештыручы Әлфия Уканеева, педагог-психолог Наталия Гыйлемҗанова, социаль педагог Сирена Минеярова hәм җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Галина Кудряшова була. Алар документаль фильмнар карау белән ачык дәресләр-лекцияләр үткәрергә булыша, соңыннан алар буенча фикер алышалар. Профилактик эш белән шөгыльләнеп, шәхси hәм төркемле әңгәмәләр үткәрәләр. Волейбол буенча спорт ярышлары кызыклы уза, аларда «векторлыларның» hәм укучыларның катнаш командалары уйный. Спорт якынайта hәм бер-берсе белән уртак тел табарга ярдәм итә.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә безнең үтенечебезгә hәрчак җавап бирә. Людмила Чернова әдәби персонажлар мисалларында батырлык дәресләре, төрле викториналар белән әдәби кунак бүлмәләре үткәрә. Укучылар район китапханәсендә үткәрелгән чараларда еш катнаша. Бишбүләк тарихи-этнография музее хезмәткәрләре Роза Иванова hәм Вероника Мөхәммәтова белән хезмәттәшлек итәбез. Без даими рәвештә музейга экскурсияләргә төрле истәлекле hәм тарихи даталар буенча оештырылган тематик күргәзмәләргә йөрибез.

Безнең уку йортының еш кунаклары — хокук саклау органнары хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары Алексей Иванов hәм Дмитрий Кудряков, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең өлкән инспекторы Лиана Денисламова hәм инспектор Айгөл Дусембаева.

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: