Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 февраль 2019, 12:58

Балачак пристанендә очрашу

Ел саен февраль аенда Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбе үзенең чыгарылыш укучылары алдында үз ишекләрен ача

Мәктәп педагоглары коллективы кунакларны, элеккеге укучыларны каршы алды. Чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучыларның фоторәсемнәре, мәктәп газеталары коридорлардагы стеналарны бизәде hәм карашларны үзләренә җәлеп итте. Кемдер бу фотоларда үзенең әле кечкенә генә чагына, ә кемдер яраткан укытучының йөзенә сагыну хисе белән карады — бу көнне барысы да үзенең яшьлеге белән очрашты. Укучылар бәйрәм концерты әзерләде, анда шигырьләр, җырлар яңгырады. Конкурслар күңелле үтте.

Кичә мәктәп директоры Вәкил Гайса улы Әхмәтҗановның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, мәктәп тормышы, укуда hәм спортта уңышлар турында сөйләде. Чарада укытучыларны — хезмәт ветераннарын hәм безнең белән булмаган укытучыларны искә алдылар.

Мәктәп тәрәзәләре артында минус температурасы булса да, чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуында мәктәпкә, педагогларга карата мәхәббәт җылытты. Элеккеге укучылар мәктәп коридорлары буйлап бик теләп узды, мәктәп музеенда булды, анда барысын да педагогик хезмәт ветераны, яшь буынны тәрбияләүдә алыштыргысыз ярдәмче Нилә Сәхиулла кызы Галимуллина каршы алды. Парта артында утырдык, сыйныф җитәкчеләре белән аралаштык. Кемдәдер шатлык, кемдәдер күз яшьләре күп булды.

Вакыт уза, барысы да үзгәрә, hәркемнең үз язмышы. Буыннан-буынга күчкән мәктәп традицияләре генә үзгәрми. Мәктәп hәрвакыт балачак пристане булып кала. Аның белән бер елдан соң очрашып, hәр чыгарылыш укучысы тормышында гади авыл мәктәбенең әhәмиятен ныграк бәяли hәм аңлый башлыйсың.

Бәйрәмне әзерләгән өчен 10нчы сыйныф җитәкчесе Г.Ә. Хисаметдиновага, кичәне алып барганнары өчен И. Яхина hәм А. Саниевка, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г. Әхмәтовага, сыйныф җитәкчеләре Р.Ф. Ярмиева, Г.Р. Каюмова, Ф.М. Ярмиевага зур рәхмәт.

Раузия ӘХМӘТОВА,

Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбе укытучысы.

Автор фотосы.
Читайте нас: