Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
26 февраль 2019, 17:06

Нинди тел ул туган тел?

21 февраль Халыкара туган тел көне дип билгеләп үтелә. Ә нәрсә ул туган тел: тумыштан бирелгән телме ул, әллә фикер йөртә торган, сөйләшә торган телме? Ана телеңне начар белеп, чит телне яхшы белгән очракта, кайсысын туган тел дип санарга? Җәмәгать эшлеклеләре, танылган шәхесләр, галимнәр, язучыларның фикерләрен туплап, сезгә тәкъдим итәбез.

Илсөя Бәдретдинова: "Мин шаккатам: татар гаиләләрендә каян килгән нәрсә ул: “папасы”, “мамасы”, диләр"


Популяр татар җырчысы Илсөя Бәдретдинова өчен туган теле – татар теле. Ул аны “минем узганым, минем киләчәгем”, дип атады.


Кешенең фикерләү теле - ата-ана теле булырга тиеш, дип саный Илсөя. "Мин урысча уйлыйм, аннары татарчага тәрҗемә итәм, диләр. Ә бу каян килә? Чөнки бәләкәй чактан ук бала русча сөйләшеп үсә. Аннан соң гына, башына акыл килгәннән соң гына, миңа татар телен өйрәнергә кирәк, ди, ләкин русча фикер рәвешен алыштыра алмый. Менә шушы булмасын өчен бәләкәй чактан ук гаиләдә татар телендә аралашу булырга тиеш. “Папа, мама” түгел, “әти, әни” булырга тиеш.


Күпме генә сүкмәсеннәр, беренче чиратта, телне саклый торган нәрсә – ул татар эстрадасы, концертлар.


Бүгенге көндә татар эстрадасында күп төрле юнәлешләр бар. Һәм гомерендә татарча белмәгән яшьләр әкренләп татар эстрадасына тартыла башлады”, - дип фикерләре белән уртаклашты Илсөя Бәдретдинова.


Марина Иванова: "Тел югалмасын өчен, сөйләшергә кирәк"

Татарстан Республикасындагы Удмурт автономиясе башкарма директоры Марина Иванова өчен туган теле – удмурт теле. Марина Иванова удмурт телен дә, татар телен дә, рус телен дә яхшы белә. “Телне белү - үз-үзеңне тану өлеше. Телне белү кешегә чынбарлыкны тоярга ярдәм итә. Тел югалмасын өчен, беренче чиратта, туган телеңдә сөйләшергә кирәк. Туган тел – ул ата-ана теле”, - дигән фикер әйтте Марина Иванова.


Әсхәт Хисмәтов: "Безгә татарча сөйләшергә курыкмаска кирәк"


Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Туган телем - ата-анам теле, әби-бабам теле. Мин татар кешесе, татар телен белергә тиеш.


“Мәктәпләрдәге татар теле дәресләре белән булган хәлгә килгәндә, монда үзебез вәзгыятьне кире якка борып җибәрдек дип саныйм. Рус баласының татар телен укыйсы килми икән - укымасын, ә татар балалары татар телен мәҗбүри укырга тиеш.


Элек мин яшәгән подъезда өченче этажда Ирина Николаевна исемле рус хатыны яши иде. Шулай да татар телендә ул безне “сатып җибәрә” иде. Ул бит теләктән генә тора. Теләми икән, рус баласын көчләп укытырга кирәкми, ә татар баласына татарча мәҗбүри укытырга кирәк”, - дип сөйләде Әсхәт Хисмәтов.


Илшат Сәетов: "Телне берничек тә пычратып булмый. Тел я үсә бара, я үлә бара"


Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның туган теле - татар теле.


“Туган телем булганга, татар телен белү минем өчен мөһим. Бу күбрәк хисси әйбер. Икенчедән, туган телемне белгәнгә, мин аңарда иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен, әдәбиятны укый алам. Бу минем эчке дөньяны баета. Өченчедән, аны белү минем эшемә бә тәэсир итә. Мин Төркияне тикшерәм, татар телен белү бу очракта плюс булып тора. Тагын бер әһәмияте: мин Мәскәүдә яшим, татар телен белү мине калганнардан аерып тора”. - диде Сәетов.


Туган телне яраткан кеше аны югалудан да, пычранудан да саклар өчен нәрсә эшләргә тиеш, дигән сорауга галим: “Телне берничек тә пычратып булмый. Тел я үсә бара, я үлә бара”, - дип җавап бирде.


Сәлим Сусаев һәм Артём Носков: "Тел халкың белән аралашу һәм мәдәниятне яхшырак аңлау өчен кирәк"


"Татарстан Республикасының "Вайнах” чечен милли-мәдәни автономиясе" җитәкчесе Сәлим Сусаевның туган теле – чечен теле, ул чечен теленең сөйләм телен белүен әйтте. “Телне белү халкың белән аралашу өчен мөһим. Туган телеңдә аралашырга кирәк. Туган тел ул ата-анаң теле һәм шул телдә уйлыйсың да, фикерлисең дә”, - диде Селим Сусаев.


"Татарстан Республикасының чуваш милли-мәдәни автономиясе" яшьләр сәясәте җитәкчесе урынбасары Артём Носков милләте буенча чуваш, чуваш телендә иркен сөйләшә. “Тел мәдәниятне яхшырак аңлау өчен кирәк. Көнкүрештә исә телне белү өстәмә телне өйрәнергә ярдәм итә. Мәсәлән, чуваш телен белеп, татар телен, төрек телен өйрәнү җиңелрәк. Телне белү милләтәшләр белән аралышырга ярдәм итә. Беренче чиратта туган телеңдә сөйләшергә кирәк. Аны көнкүрештә куллану мөһим: мәсәлән, милләтешең белән социаль челтәрләрдә туган телеңдә язышырга була”, - диде Артем Носков.


Айгиз Баймөхәммәтов: "Туган тел ул олы буын белән бәйләнеш"


Айгиз Баймөхәммәтов телләрне ни өчен белергә кирәк дип саный? “Башкорт та, татар да - төрки халыклар. Ә төрки телдә 250 миллионлап халык сөйләшә. Рәсәйдә дә ул тиклем сан юк! Ягъни үз телеңне белү күпме җирдә аралаша алу, аңлашу, туганлашу мөмкинлеген бирә. Мин бик күп илләрдә булдым, нәкъ үз телемне белгәнгә күрә бөтен Урта Азияда, башка илләрдә мине аңлаган, якын күргән дусларым бар. Безгә тәрҗемәче дә кирәкми!” - дип аңлатты ул.


Иделия Марс: "Кеше тормышында үзе теләгән телләрне кулланырга ирекле"


Америкада яшәүче татар җырчысы Иделия Марс телләр белү кешегә өстәмә үсеш бирә дип саный. "Татар телен белү миңа булышты. Белгәнгезчә, мин Америкада яшим һәм, җирле акцентны өйрәнгәндә, татар телен белү миңа ярдәм итте, чөнки татар телендәге авазлар инглиз телендә дә бар", - диде Иделия.


Туган телне саклау нияте бар икән, гаиләдә сөйләшергә, балаларыңа өйрәтергә, мәктәпләрдә укытырга кирәк, ди җырчы. "Шулай да мин Америкада яшим, мин татар телендә сөйләшә алмыйм. Кеше һәр көн тормышында нинди телне тели, шул телне кулланырга ирекле”, - диде ул.


Композитор Нәҗип Җиһановның улы Иван Җиһанов


Иван Җиһанов туган теле дип дәүләт телен саный. Нәҗип Җиһанов улы татар телен көнкүрештә аралашырлык белә һәм туган телне белү гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне саклау өчен мөһим дип саный.


Телне югалудан саклау мәсьәләсенә килгәндә, Иван Җиһанов бу хакта кеше түгел, дәүләт уйларга тиеш, ди. “Кеше бу хакта махсус уйланырга тиеш түгел. Бу я табигый процесс, я мәҗбүр итү, тагу. Мәҗбүр итү иртәме-соңмы милләтчелеккә китерәчәк”, - дип әйтте Иван Җиһанов.


“Кайсы телдә фикер йөртүең дә бүгенге җәмгыятьтә мөһим түгел. Дәүләт телен белеп, тормышта үз урыныңны табарга кирәк, ә әни-әти телен саклау – бу гореф-гадәт кебек, мәдәни гадәтләрне саклауда булышлык. Аз санлы халыкларның телен саклау мөһим эш, ләкин ул җәмгыять һәм мәдәният үсешендә чик тудырмаска тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

Читайте нас: