Чәй барлыкка килгәнче татарлар сөт, катык, әйрән эчкән. Казан базарларында чәй XVII гасырның 70 нче елларында сатыла башлый. Бу эчемлекне атлар һәм дөяләргә төяп Кытайдан Монголия аша алып килгәннәр.11 мең чакрым араны бер елга якын узганнар! Ерак сәфәргә чыгар алдыннан чәйне агач тартмаларга тутырганнар. Эчке яктан ул аккургаш белән тышланган. Тартманы тыштан каты кәгазъгә төргәннәр, аннан һинд камышы чорнаганнар. Иң ахырдан тире белән әйләндереп алганнар. Болай иткәндә чәйгә яңгыр да, кояш та, суык та үтеп кермәгән. Сәүдәгәрләр бу эчемлекне Рәсәй чигендә урнашкан Кяхта шәһәреннән алып кайтканнар. Бирегә чәй Кытайдан китерелгән. XIX гасырга кадәр аны башка тауарга алыштырып алганнар. Сәүдәгәрләр чәй өчен тукыма, җәнлек тиреләре белән түләгән.