Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 февраль 2019, 16:17

"Санлы технология һәр өлкәгә кагылырга тиеш"

Президент Владимир Путинның фәнни-технология өлкәсенә кагылышлы башлангычы җәмгыятьтә тиз арада хуплау тапты.

Ил Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында фәнни-технология программаларының үсеше турында да сөйләде.

Атап әйткәндә, генетик тикшеренүләр турында Указга кул куелуы һәм киләчәктә ясалма интеллект өлкәсендә зур масштаблы программага нигез салу кирәклеген белдерде. Бу җәһәттән Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин да үз фикерен белдерде.

— Президент дөрес юнәлешкә нигез сала. XIX гасырда яшибез, һәр өлкәдә яңа технологияләр кулланылырга тиеш. Яңа фәнни ачышларны тормышта да куллану кирәк. Санлы технология һәр тарафка үтеп керергә тиеш. Бу тормышыбыз сыйфатын күтәүдә зур башлангыч булачак, — диде ул.
Читайте нас: