Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 февраль 2019, 13:56

Монреаль татары ачкан он-лайн мәктәп дөнья татар балаларын берләштергән

Монреальдә яшәүче Алимә Сәлахетдинованың "Укыйбыз" проекты дөньяның 12 шәһәрендә яшәүче татар балаларын берләштергән. Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә проект авторы хәбәр итә.

"Күптән бүлешәсем килгән идеям, проектым әкрен генә, әмма алга бара. Бишенче ай рәттән дөньяның төрле илләрендә яшәгән татар балалары якшәмбе көннәрендә "Укыйбыз" он-лайн мәктәбендә белем ала, яңа татар дусларын таба, аралаша", - ди Алимә Сәлахетдинова.


Проектта 9 класста 27 бала белем ала. Алар арасында Монреаль, Прага, Сан-Франциско, Берлин, Торонто, Флорида, Баффало, Коламбус, Төньяк Каролина, Вашингтон, Калгари, Казан балалары бар.


Мәктәптә 5-18 яшьлек балалар белемнәрен арттыра. Киләчәктә олылар өчен дә төркемнәр ачу планлаштырыла.

Читайте нас: