Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 февраль 2019, 13:33

Бу булырга мөмкиннең иң яхшысы булды!

«Орленокчыларны» hәр кешенең йөрәгендә сакланучы күренми торган җеп бәйли

Январь аенда миңа «Орленок» Бөтенрусия балалар үзәгендә — «Штормовой» лагеренда булу бәхете тиде. Смена «Гасыр белән узышып. Диңгез дәүләте. Ачышлар вакыты» дип аталды.

Бу елдан сменаның төп юнәлешләреннән берсе диңгез hөнәрләре академиясе курслары булды. Без диңгездә йөрүне сайладык hәм hөнәр турында күп нәрсәләр белдек. Яшь курсантлар өчен «Диңгез пехотачы», «Штурман эше нигезләре», «Кораб остаханәсе», «Диңгез авиациясе очучысы», «Диңгез астрономиясе нигезләре» h.б. программалары әзерләнгән.

Мин яшь корабль төзүче булдым. Курс вакытында без корабльләрне төзергә өйрәндек, кабырчыкларның төрле төрлөре турында hәм аларның кайда ешрак очраулары турында белдек. Өлкән яшьтәге малайлар өлкән-тәрбиячеләргә аларның экипажы хөрмәтенә «Пламенный» корабле макетын бүләк итте. Ә без диңгез музеена куйган сал макетын ясап куйдык — «Орленок» тарихында эз калдырдык.

Яшь корреспондентлар советы әгъзасы буларак, көн саен лагерьнең рәсми төркемендә экипаж эшчәнлеге турында постлар куйдык. Смена дәвамында барган конкурс нәтиҗәләре буенча безнең «Пылкий» экипажы иң мәгълүматлысы булды.

Боларның барысын да күрү, бөркет баласы, яшь диңгезче булу hәм лагерьнең күпьеллык тарихының бер өлеше булу мөмкинлеге өчен ата-аналарга hәм укытучыларга, район хакимиятенә рәхмәт белдерәм. Минем хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт!

«Орленок» та булып кайткан балаларның барысы да лагерьнең үзенчәлекле булуы белән килешерләр, дип ышанам. Ул башкалардан атмосфера, җылылык, өйдәге уңайлыклары белән аерылып тора. Ничек кенә яңгырамасын, сменада сез, чыннан да, гаиләгә әверәлeсез.

Менә соңгы көн... Сез «орленок» түгәрәгендә басып торасыз, күз яшьләре аша саубуллашу җырларын башкарасыз hәм моның кире кайтмаячагын аңлыйсыз. Бәлки, сез беркайчан да әлеге балаларны, смена вакытында әти-әниләрегезне, абыегызны hәм сеңелләрегезне алыштырган сезнең вожатыйларыгызны күрмәссез. Тик күңелнең тирәнлегендә иртә яки соң булса да кайчандыр кире килүегезне аңлыйсыз, чөнки сезне бу урын hәм бу кешеләр белән hәркемнең йөрәгендә саклана торган күренми торган җеп бәйли икәнен аңлыйсыз.

Алсу МӨХТӘСИМОВА,

Ает авылы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

Фото шәхси архивтан.
Читайте нас: