«Башкортстанда 1,5 миллион татар яши. Хәзерге вакытта коррпункт татарлар тормышыннан репортажлар ясый. Әгәр иҗади коллектив киңәйтелсә, аналитик тапшырулар да эшләү мөмкинлекләре булыр иде», - дип теләкләрен ирештерде Алик Локманов.
«ТНВ» коррпункты Уфада 2011 елда ачыла. Штатта ике хезмәткәр – журналист һәм видеооператор. Озак еллар анда танылган журналист Фәнис Фәтхи эшләде. Аның вафатыннан соң корреспондент итеп Миләүшә Латыйпова кабул ителә, бу вазифаны башкаруына өч атна булган. «Атнага «ТНВ» өчен 3-4 сюжет төшереп җибәрәбез», - диде ул «Татар-информ»га.
Видеооператор, монтажчы, машина йөртүче вазифасын да башкарган Рузил Имамов сүзләренчә, коррпункт оештырылган чорда биш штат булдыру планлаштырылган булган.