Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 февраль 2019, 13:04

Балаларны зыянлы мәгълүматтан яклыйк!

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова белем бирү оешмаларында укучыларның үзләрен агрессив тоту күренешләренә карата комплекслы чаралар күрү механизмнарын тикшерү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Лилия Гомәрова чара темасының мөһимлеген һәм социаль әһәмиятен ассызыклап үтте. Ул билгеләвенчә, балаларны яклау мәсьәләләре Федерация Советы өчен өстенлекле булып тора.

– Мәгълүм булуынча, узган елның ноябрендә “Гомуми белем бирү оешмаларында хәвефсезлек мәсьәләләрен норматив-хокукый көйләү” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Чара нәтиҗәләре буенча әзерләнгән закон чыгару башлангычлары тәкъдимнәргә кертелде һәм эшче төркем әгъзаларына таратылды. Зур һәм четерекле эш башлыйбыз, – диде ул. – Шулай ук, Интернетта деструктив процессларны кисәтү механизмнары булдыру мөһим.

Чарада катнашучылар Интернетта балаларны зыянлы мәгълүматтан саклауның хокукый механизмнарын уйлап табу, аларны деструктив процесска җәлеп итү өчен җаваплылыкны, гамәлдәге административ закон кысаларында штрафларны арттыру кирәклеген билгеләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Лилия Гомәрова тикшерелүче закон башлангычлары өстәмә өйрәнүне таләп итүен һәм барлык тәкъдимнәр дә анализланачагын белдерде.
Читайте нас: