Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 февраль 2019, 12:45

Yзен хәрби хезмәткә багышлый

Рамил Марат улы Зиннәтуллин турында кечкәнә генә хикәя. Ул — 2000 елда Ает урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы, Екатеринбургның югары артиллерия команда училищесын тәмамлаган.

Төн. Күктә йолдызлар балкый. Анда, биек тауларда, салкын ташларда Русия армиясенең солдатлары hәм офицерлары ята. Ә тау астында чечен авыл халкы авыр эш көненнән соң ял итә. Тып-тыныч. Майор Рамил Зиннәтуллин уңайлырак ятып, йокымсырап китә. Балачакның бер көне күз алдына килә. Шундый ук ташлар, тик алар җәйге кояш нурлары астында кызган. Таулар андый биек ук түгел, ләкин малайларга зур, текә кебек тоела иде. Малайлар ташлар өстеннән йөри, оста сикерә, үзләрен батыр яугир булып хис итә. Ташлар, үләннәр арасына качып, бинокльдән авылның тормышын күзәтәләр. Менә ул туган газиз авылым! Ул Дим елгасы буенда сузылып утырган. Зур өйләр юл буйлап тезелеп киткән, озын урамнар сузылган. Ферма ягына бер ат чаба. Бала-чага, аны куып тотып, шатланып арбага утырды. Малайлар хәйләкәр алар, атта да йөреп аласы килә, тизрәк елга буена да барасы килә, Дим суында уйнап, су керәсе дә килә. Авылның тирә-ягында киң басулар, анда комбайннар гөрли. Юл буеннан бер-бер артлы иген машиналары элеваторга ашыга.

Яңа көн туды. Бүген ял көне, ял итәргә, үзеңне тәртипкә китерү мөмкинлеге бар. Гаилә белән аралашырга да була. Рамилнең өйдә сөекле хатыны Надежда, кызлары калды. Надя – медицина хезмәткәре. Һәрвакыт тыныч холыклы, ягымлы. Ул беркемгә дә үзенең сөекле кешесе өчен борчылуын белдерми. Күңелендә hәрвакыт иптәшенең тизрәк кайтуын тели, hәрвакыт аннан хәбәр көтә. Надя hәр көн аңа назлы сүзләрен җибәрә. Буш вакыты җиткәч, Рамил телефонын ала hәм кадерле тормыш иптәшенә матур сүзләрен яза. Интернет бик яхшы нәрсә икән. Һәр сорауга җавап табарга була. Ә менә балачакта Рамил, тырыш укучы буларак, күп китаплар укый, дәресләрен вакытында эшли, үзенә кирәк мәгълyматны эзли. Әйбәт заманнар булды. Укудан тыш концертларга, спектакльләргә әзерләнә, макулатура, тимер-томыр җыю — мәктәп елларының күңелле чаклары. Соңгы кыңгырау шылтырап үтте. Кулга аттестат алган кызлар hәм егетләр төрле шәhәрләргә юл тотты. Рамил үзен хәрби хезмәткә багышларга хыяллана. Ул хәрби училищега укырга бара, ләкин имтиханны тапшыра алмый. Кайгысыннан нишләргә белмәгән Рамил киләчәге турында уйга чума. «Кайтам да аграр университетка керәм, авылда калам. Нигә инде миңа хәрби эш?» — дип уйланып торган вакытта, Рамилнең алдына бер чегән килеп чыга. Егетнең күзенә карый, нәрсәдер әйтергә тели. Рамил кулын ычкындырырга уйлый. Ә чегән хатыны: «Әйдeә, күрәзәлек итәм, акчага түгел, бушка. Син зур кеше, хәрби кеше булачаксың», — ди. Рамил аптыраштан катып кала. Күпмедер вакыт үткәч, тирә-ягына караса, кешеләр каядыр ашыга, ә чегән хатын юк.

Рамил туган ягына кайтып, кирпеч заводына эшкә килә. Икенче елга ул хәрби училищега укырга керә. Төрле вакытлар була, ләкин тырышлыгы аркасында Рамил барысын да җиңеп чыга. Беркөнне ул салкын тидереп чирләп китә hәм дәваханәгә бара. Шунда үзенең булачак тормыш иптәшен — чибәр кыз Надежданы очрата. Надя аңа тизрәк терелү генә түгел, ә бәхетле киләчәге турында өмет бирә. Рамил соңгы курста укыганда, алар гөрләп туй ясый. Бу вакытларда Рамил чегән сүзләрен исенә дә төшерми. Бары тик Чечняга элeккәч кенә «кайнар нокта»да, бу хәвефле җирдә ничек лаеклы хезмәт итеп кайтырга инде дип уйлый, чөнки халыкның, ышанган солдатларның тыныч тормышы аның карарына бәйле була. Хәзерге вакытта подполковник Рамил Марат улы Зиннәтуллин Мәскәүдә хезмәт итә. Ул бәхетле, яраткан эше, hәрвакыт аның янында ышанычлы таянычы — кадерле Надежда hәм сөекле кызлары бар.

Айлина ГАЙНЕТДИНОВА,

Ает урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Фото Рамил Зиннәтуллинның шәхси архивыннан.
Читайте нас: