Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 февраль 2019, 12:01

Ил үз чиген сакларга ышанып ташырган

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәттах Фәррах улы Сәйфетдинов җиңүчеләр буынының нинди булырга тиешлеген бөтен тормышы белән күрсәткән

99 яшьлек ветеран авыр тормыш юлы үткән. Әмма бүген дә, барлык кичерешләренә карамастан, ул күңел күтәренкелеге hәм яхшы кәефен югалтмый.

Фәттах Фәррах улы Яңа Биктәш авылында яшәүче дүрт ул hәм өч кыз булган күп балалы гаиләдә үсә. Әти-әниләре беренчеләрдән булып колхозга кергән. Сәйфетдиновлар гаиләсе белән колхоз эшләрен башкарган. 1939 елның сентябрендә яшь Фәттахны армиягә алалар. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Учебкадан соң, кече сержантны Маньчжурия чигенә 1нче Ерак Көнчыгыш фронты 1нче Кызыл байраклы Армия 59нчы укчылар корпусы 216нчы Корпус артиллерия бригадасы 50нче туп-артиллерия полкының гаубицаларныn өченче батареясына наводчик итеп җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, яшь артиллерист хезмәттәшләре белән бергә Советлар Союзы чикләрен саклый. Биредә коточкыч ачлык була. Җәй көне, нигездә, алабута, виноград яфракларыннан аш пешергәннәр. Бәрәңге күрмәгәннәр. Ачлыкка түзeрлек булмагач, Фәттах Сәйфетдинов үзе теләп, Көнбатыш фронтка языла. Ачлыктан үлгәнче, пулядан үлү яхшырак, дип карар итә ул. Ул вакытта аның өч абыйсы фронтта була, шуңа күрә командир солдатка рөхсәт бирми.

Германияне Җиңү турында хәбәр килгәч, солдатлар шатлана. Һәм тиздән өйләргә кайтырбыз, дип өметләнәләр. Тик вакыт үтә, ә демобилизация турында боерык юк. Хәрби хәрәкәтләр көнчыгышта дәвам итә. Ветеран Совет гаскәрләренең Маньчжуриягә керүен яхшы хәтерли. Дошманга каршы каты каршылык ясап, Совет гаскәрләре Муданьцзянага юнәлә, анда Фәттах Фәррах улының җиңү юлы тәмамлана. Сугышлар нәтиҗәсендә миллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителә. Сугыштан соң солдатларны Хабаровск краена күчерәләр. Авыр шартларда Совет гаскәрләре Кытай чигендә 1946 елның маена кадәр калган.

Өйдә аны югалтулар көтә. Кавалерист булып хезмәт иткән Сабах абыйсы Сталинград фронтында hәлак була. Абыйсы Гайнетдин, сапер, Казахстанда яралардан вафат була. Кечесе Сәлах, минометчы, Волхов фронтында hәлак була.

Сугыштан соң тыныч тормышка әйләнеп кайткач, Фәттах Фәррах улы 44 ел буе Ватаныбыз хакына хезмәт куя. Ярмәкәй районы Турай авылыннан Әминә исемле кызга өйләнә. Аның белән биш бала, ике ул hәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Фәнүз белән Сәлах, әтиләре кебек үк, армиядә тугры хезмәт иткән. Фәттах Фәррах улы колхозда трактор бригадасы хисапчысы, кырчылык бригадасы бригадиры, ферма мөдире булып эшли. Соңрак Шафранда хисапчы булырга укып, Яңа Биктәш авыл Советында, «Сухоречка» совхозының Яңа Биктәш бүлекчәсендә бухгалтер булып эшли Тормыш иптәше Әминә белән 45 ел яшәгән. Бүгенге көндә ветеран улы Сәлах белән бергә, инде туруннарына куанып яши.

Ирина МИХАЙЛОВА әзерләде.

Автор фотосы.
Читайте нас: