Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 февраль 2019, 12:21

Безгә Әфганстанны онытырга ярамый

Районда истәлекле датаны — Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр

Һәр торак пунктта диярлек тантаналы линейкалар, батырлык дәресләре, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар, Әфган сугышына һәм сугыш геройларына багышланган митинглар узды.

Базлык, Куш-Елга, Биккол авыл биләмәләрендә район хакимияте, хәрби комиссариат, мәгариф бүлеге, Әфган сугышы ветераннары, сугышчы-интернационалистларның туганнары катнашында хәрби бурычларын үтәгәндә, hәлак булган әфганчыларның туган якларында күп планлы чаралар. Базлык авыл Советы авыл биләмәсендә якташыбыз Владимир Исаевны туган авылы Егоровкада булган мемориал плитәсе янында искә алдылар. Урта мәктәптә «Хәтер дәресе» үткәрелде, анда укучылар Әфган сугышы ветераннары белән аралашты. Базлык авылы күпфункцияле мәдәният үзәгендә Владимир Исаев истәлегенә багышланган волейбол турниры узды. Турнирда авыл биләмәләренең сигез командасы катнашты. Киеренке уен аркасында Ает, Михайловка hәм Елбулактамак командалары иң көчлеләре булып чыкты.

Куш-Елга авылы урта мәктәбендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Митинг тәмамланганнан соң, Вишневка авылында Владимир Яковлев каберенә венок салдылар. Якташыбыз хөрмәтенә Куш-Елга, Усак-Кичү, Кыңгыр-Мәнәвез авыллары командалары арасында хоккей турниры үткәрелде. Володя Яковлев исемендәге кyчмә кубокны Куш-Елга авылы командасы яулады, икенче урын кыңгырмәнәвезлеләрдә, өченче — Усак-Кичү авылы командасында.

Дүсән авылы күпфункцияле мәдәният үзәгендә музей, клуб, китапханә, Биккол авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, Дүсән авылы активистлары белән берлектә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулуга hәм сугышчы-интернационалист Марсель Кашапов истәлегенә багышланган чаралар оештырылды. Чаралар мемориаль плитәгә веноклар кую белән дәвам итте. Аннан соң ветераннар түгәрәк өстәл артында хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты, көндәлек проблемалар турында фикер алышты. Марсель Кашаповка багышланган волейбол ярышы элегрәк Бишбүләк авылының «Җилкән» физкультура-савыктыру комплексында үткәрелгeн иде.

Истәлекле көнендә Бишбүләктәге тантаналар Ватанны саклаучылар паркында башланып китте. Ветераннар мемориаль плитәләргә чәчәкләр салганнан соң, чарада катнашучылар Мәдәният сараена күчте. Җыелучылар алдында район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин, район хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин, Әфганстандагы сугыш ветераннарының район советы рәисе Вилмир Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Алар Әфганчыларны истәлекле дата белән котлады, юбилей медальләре тапшырды, актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде hәм ветераннар алга таба да яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә hәм сугышта hәлак булган бишбүләклеләр турында хәтерне саклауга үз өлешләрен кертерләр дигән ышаныч белдерде. Мәдәният сарае hәм үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларны концерт номерлары hәм җырлары белән сөендерде.

Икенче көнне район әфган сугышы ветераннары делегациясе Уфа шәhәрендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. «Торатау» Конгресс-холлында ветераннар белән БР Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров очрашты. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә hәлак булучыларның ата-аналарына hәм туганнарына «Әфганстанда 40нчы армиянең бурычларын үтәү тәмамлануга 30 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Тантаналы өлештә шулай ук БР хәрби комиссары Игорь Харченко чыгыш ясады. Аннан соң Әфганстанда Совет гаскәрләренең махсус операциясе тәмамлануга 30 ел тулуга багышланган концерт булды. Анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары hәм республиканың әйдәп баручы артистлары катнашты.

Ирина МИХАЙЛОВА әзерләде.

Олег ЛЕОНТЬЕВ фотосы.
Читайте нас: