Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
20 февраль 2019, 14:40

Кемгә бензин кирәк икән?..

Русиядә бензинның чиксез күп булып китүе бар бит әле.

«Ведомoсти»га сылтанып әйткәндә, Русия нефть эшкәртү заводларының бензин чыгару мөмкинлекләре профицит белән бара. Ягулыкны кая куярга белми аптырашта калмагае.


Иске заводларның да сафка бастырылуы сәбәпле, ул бик күп җитештерелә башлады, диләр.


Минэнерго белдерүенчә, 2018 елда бензин 200 мең тоннага арттырылып, 39,4 млн тоннага җиткән, ә экспорт, 2017 ел белән чагыштырганда, 100 мең тоннага кимегән.


2026 елда тагын тугыз предприятиене модернизацияләү планлаштырыла.


Бензин хаклары артып тору сәбәпле, үзебездә аңа сорау чикле. Күрше-тирәләрне кыстарга калырмы?

Читайте нас: