Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
20 февраль 2019, 14:56

Бергәләп изге эшкә тотындылар

Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә Ает авылы зиратны төзекләндерергә ниятли

Зират коймаларын алмаштыруга алдан исәпләү сметасы буенча 981 550 сум кирәк. Проектның әлеге сметасы хакын исәпкә алып, Ает авылы халкы 641 550 мең сум күләмендә республика субсидиясен бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәргә ниятли. 200 000 сумны авыл халкыннан җыярга булдылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Ает авылында яшәүче һәр балигъ булган кешедән 300әр сум акча җыеп, авыл биләмәсе бюджетыннан 140 мең сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Бу көнне халык Урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында бу изге эшне оештыру өчен түбәндәге составта инициатив төркем сайладылар: Рамил Мөхтәсимов, Мөхәммәт Нәфыйков, Илзидә Гатиятуллина, Малик Гафаров, Илмира Вилданова, Рәзилә Бәшәрова, Әлфия Нәфыйкова, Гөлфинә Хаҗиева, Рәсүл Дәүләтшин.
Ирина МИХАЙЛОВА әзерләде.
Читайте нас: