Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 февраль 2019, 16:31

Башка кайгы бетте, хөкүмәт бил үлчәргә җыена!

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында бил үлчәме 90 сантиметрдан артучыларга штраф кертү турында фикер алышырга җыеналар.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдергән.


Күптән түгел “Роспотребнадзор”да бил үлчәмен 90 сантиметрдан (хатын-кызлар өчен — 80 сантиметр) арттыру тыелу турында закон кертелгән Япония тәҗрибәсен өйрәнүләрен белдергәннәр иде. 40-75 яшьлек японнар мотлак рәвештә ел саен медицина тикшерүе үтә. Әгәр дә хезмәткәрнең биле 90 сантиметран артык икән, аңа шелтә белдерелә һәм эш бирүче зур штраф түли.


Русиядә дә японнардан калышмаска булганнар, ахры. Көлке түгелме инде бу, ә? Японнарның башка кайгысы юк аларның, ә безнең илдә проблемалар тулып ята. Сәламәтлек саклау өлкәсендә бигрәк тә.

Читайте нас: