Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 февраль 2019, 12:59

Контейнерлар турында гына түгел

Көн тәртибендә — каты коммуналь калдыкларны җыю hәм чыгару мәсьәләсе

Хөрмәтле Бишбүләк авыл Советы авыл биләмәсе халкы! Чүп-чарны контейнерга җыю оештырылган торак пунктларда йорт буйлап капчыкларны җыймаячаклар инде. Якындагы контейнерларга пакетларны график буенча бер тәүлектән дә иртәрәк салырга кирәк түгел. Контейнерлар уртак — шуңа күрә контейнерлар «үз» hәм «чит»кә бүлергә кирәкми.

Контейнерлар урнаштыру урыннары көйләнә, хәзерге вакытта алар урамнарда кышкы вакытта чыгару өчен вакытлыча тора. Җәй көне контейнерлар койма белән җиhазландырылачак, каты мәйданчыкта торачак. Контейнерлар әлегә тулы күләмдә куелмаган, тиздән яңалары кайтачак.

Аларны урнаштыру буенча барлык тәкъдимнәрне дә эш көннәрендә эш сәгатендә авыл Советы бинасында 2, 4 кабинетта кабул итәләр hәм фикер алышалар («Экология Т» җәмгыяте вәкиле Рәсүл Камаев, Бишбүләк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Ситдыйков).

Контейнерларны мөстәкыйль күчермәскә, аудармаска, ул муниципаль милек, шуңа бәйле рәвештә, административ җәза биреләчәк.

Районның башка авыл Советларында яшәүчеләрне сораулар белән Бишбүләккә килеп йөрмәүләрен сорыйбыз, чөнки сезнең авыл Советлары хезмәткәрләре белән консультацияләр оештырылачак, пропискага кертелгән гражданнарның фактта булмавы турында белешмәләр кабул итү өчен күчмә көннәр билгеләнәчәк (яшәмәү турында гади белешмәләр кабул ителми, ә теркәлүдән төшү датасы hәм паспорт күчермәсе кирәк), башка шәhәрләрдә уку, эшләү турында белешмәләр — 2-21-42 (Рәсүл Таhир улы) номеры буенча яисә 8-800-250-01-85 «кайнар линия» номеры буенча ачыкларга мөмкин.

Авыл Советлары хезмәткәрләрен кешеләрне ялгыштырмавын hәм чынбарлыкка туры килми торган белешмә бирмәүләрен сорыйбыз — белешмәдә адрес буенча барлык теркәлгән затлар да булырга тиеш.

(Тулырак мәгълүматны 19 февральнең 15нче санында укыгыз).

Бишбүләк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте.
Читайте нас: