Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 февраль 2019, 12:45

Солдат хәтере гранит кебек

Усак-Кичy авылыннан Ягъфәр Кашаповка дембель альбомы армия хезмәте елларын исенә төшереп тора

Егетләрнең армия сафларына алынып, гомер буе искә алырлык урыннарда булу мөмкинлеге бар.

— Яңа Васильевка кичке урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, «Коммуна» колхозында төрле эштә эшләдем. 1978 елның 8 октябрендә Бишбүләк хәрби комссариаты тарафыннан армия сафларына чакырылдым, — дип сөйли ике ел армия хезмәте турында радиореле элемтәсенең запастагы рядовое Ягъфәр Кашапов. — Элемтәчеләр әзерли торган 73046 санлы хәрби частькә эләктем. Кyп каналлы радиолиния станцияләре механигы булдым. Безне Союз буенча бүлә башладылар. Иң яхшы элемтәчеләрне махсус рейс белән Германия Демократик Республикасына җибәрделәр. Шулай итеп, мин, гади авыл егете, армия хезмәте аркасында Европаны күрдем. Безнең часть Магдебург шәhәрендә урнашкан иде. ГДРның төрле шәhәрләрендә Советлар Союзыннан ике дистәдән артык хәрби часть була. Элемтә ул — армиянең күзләре hәм колаклары, шуңа күрә миңа Германия буйлап йөрергә туры килде: искергән җиhазларны яңа аналогларга алыштырдык.

Рядовой Кашаповның Германиядә хезмәте чоры 1979 ел буе дәвам итә. Нәкъ шул елның декабрь аенда гына Әфганстанга Совет гаскәрләре кертелә. Бу беренче Әфганның сугыш уты көйдергән беренче чакырылышы була. Чөнки дошманнар берләшеп, безнең солдатларга каршы сугыша башлый.

— Хәрби хәрәкәтлeр вакытында, армия элемтәсенең роле берничә тапкыр арта, — дип дәвам итә чал чәчле ветеран. — Миңа озын командировкага җыенырга куштылар. Безне, утыз өч кешене Германиядән махсус авиарейс белән Ташкент шәhәренә җибәрделәр. Әфганстанда бер ел — 1980 елның январеннән алып декабренә кадәр хезмәт иттем. Бу вакыт эчендә өч хәрби часть алыштырдым. Башта Термез булды, аннары хезмәттәшләрем белән Кундус шәhәрендә хәрби аэродромда ук Ташкент — Мәскәү — Ташкент — Кабул белән элемтә тәэмин иттем. Ике ай дәвамында безне транспорт самолетларына «йөк 200» төяргә җәлеп иттеләр. Туган тау җирлегенә гадәтләнгән дошманнар безнең ут астында булып карамаган солдатларны рәхимсез hәм кызганусыз үтерделәр. Инде исәп меңәрләгән яшь гомерләр белән алып барылды. Ә әлеге солдат табутларын аналарына, туганнарына hәм якыннарына кабул итеп алу ничек авыр!? Алмаш озак булмый торды, шуңа күрә миңа ике ел hәм өч ай хезмәт итәргә туры килде. Биредә Башкортстанның Благовещен районыннан Марс Мөэминовны очраттым. Аның белән өйләребез hәм туганнарыбыз турында сөйләшә идек. Командирлар безне рәхмәт сүзләре белән, барыбызның кулын кысып озатты. Совет гаскәрләренең Әфганстанда сугыш хәрәкәтләренең беренче елы тәмамланып килә иде. «Ми-6» вертолетында безне башта Термезга, аннары Ташкентка озаттылар. Тимер юл вокзалында hәркемгә билгеләнгән пунктка кадәр билетлар бирелде. Мин Приютка килеп төштем hәм аннары туган авылыма…

Ягъфәр Кашапов саклык белән дембель альбомын ала, hәм истәлекләре аны шаулап үткән яшьлек елларына — башта Германиягә, аннары Әфганстанга алып китә.


Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: