Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 февраль 2019, 15:11

Нинди машиналарны күбрәк урлыйлар?

Машина популяр булган саен, аны ешрак урлыйлар.

2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Россиядә иң күбе Toyota Camry һәм Hyundai Solaris машиналарын урлаганнар. Бу турыда иминият компанияләренә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.


Иң күп урлана торган машиналар бишлегенә Kia Rio, Ford Focus һәм Toyota Land Cruiser керә. Безнең илдә ясалган машиналардан ВАЗ-2121, ГАЗ, УАЗ Patriot машиналарын еш урлыйлар.


«Модельне сатып алучылар күбрәк булган саен, аны урлаулар да күбрәк була. Еш урланучы машиналар исемлегендә седаннар, кроссоверлар гына булуы Россия халкының нәкъ менә шундый машиналар сатып алырга яратуы белән, аңлатыла», диелгән әлеге хәбәрдә.
Читайте нас: