Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 февраль 2019, 11:54

Музыка аларны якынайтты

Узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәпләренә килде, анда онытылмаслык музыкаль балачакка чумды

Бишбүләк авылы Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе булып узды. Чара башланганчы, теләүчеләр мәктәп буйлап йөри, рәсемнәр күргәзмәсен һәм тәрбияләнүчеләрнең казанышларын карый алды. Укытучылар һәм хәзерге укучылар мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән. Экранда узган елларның фотосүрәтләре алышынды, балалар таныш йөзләрне, Шоссе урамында булган чактагы мәктәпне күрде. Концерт өлешен гитарачылар ансамбле (А. Макеев, Р. Никитин, Д. Арысланов, Д. Никитин) ачып җибәрде. Үзләренең концерт номерларын К. Николаева, Б. Минһаҗев, Д. Никитин һәм укытучылар Ф. Миргалиева, Д. Мищенко тәкъдим итте. Гитарачылар (А. Соколов, А. Борисова, А. Зайцев, К. Гатауллина) үз чыгышлары белән сөендерде. Концерт өлешен инструменталь ансамбльнең күңелле чыгышы белән тәмамладылар.

Аннары чыгарылыш сыйныф укучыларына ике командага бүленеп, интеллектуаль уеннар уйнарга тәкъдим ителде. Укытучылар чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызыклы музыкаль биремнәр әзерләгән. Уеннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары Александр Горяинов белән Роман Осипов музыкаль бүләк тапшырды: дуэт белән дүрт кыллы гитарада уйнады һәм җыр башкарды.

—Безнең мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларын күрү, сезнең мәктәпне һәм укытучыларыгызны онытмавыгызны белү, кичәне бергә үткәрергә вакыт табуыгыз бик куанычлы. Быел мәктәп ярты гасырлык юбилеен билгели, сезне бәйрәм чараларына чакырам, — дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Бәхтиярова.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: