Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 февраль 2019, 13:49

"Инцидент" дөньябызны яктыртты!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә Чишмә районының Алкино шифаханәсе биләмәсендә яшәүче Любовь Яроваядан хат килгән. Төнен бөтен авылга нибары биш фонарь яна, дип зарлана ул. Һәм бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен үтенә.

Әлеге мөрәҗәгатькә район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов түбәндәге җавапны җибәргән:

"Алкино" шифаханәсе авылында (яңа бистә) электр челтәрләре үткәрү эшләре төгәлләнде, электр белән тәэмин итү объектларын сафка кертүгә рөхсәт алынды. "Башэнергострой" җәмгыяте, Чишмә районының "Башкирэнерго" предприятиесе вәкилләре белән берлектә, шушы елның беренче кварталы ахырына кадәр электр белән тәэмин итү челтәрләрен "Толпар" ярдәмче станциясенә тоташтырачак.

Алкино шифаханәсенең иске бистәсендә ике урамда 20 фонарь яна. Быел янә 20 яктырткыч урнаштыру планлаштырыла".
Читайте нас: